ФИКЕРЛӘ’Ү I ф. Уйлау, фикер йөртү. Йосыф мәхдүмнең әтисе: – Һәр эшнең ахырын фикерләп һәм уйлап эш кылмаган кешенең башы бәла вә кайгыдан чыкмас, – диде бер сөйләшкәндә. С.Поварисов. Дөнья хәлләре һәм тормыш итү тәртибе белән җентекле хәбәрдар Гарәфи абый киңәш-корашта ипле һәм дәлилле фикерли иде. М.Хуҗин

Фикерләп алу Бераз, тиз генә фикерләү. --- һичьюгында, культурасызлык галәмәте була дип, бер фикерләп алсачы. Б.Рәхимова. Болайга китсә, бөтенләй башка сөйләшү килеп чыгачагын уйлап, тизрәк ризалыгын бирергә дә шуның белән рәистән котылуы кулайрак буласы хакында фикерләп алды. Ф.Яхин

Фикерләп бару Һәрберсен, бер-бер артлы фикерләү. --- сурәтләп кенә калмый автор ситуацияне, аның нәтиҗәсен алдан күрергә теләгәндәй, уйлап, фикерләп бара. А.Шәмсутова

Фикерләп бетерү Тулысынча, билгеле бер нәтиҗәгә килеп, фикерләүне төгәлләү. Мин, әле фикерләп бетереп, нидер әйтергә җыенганда, алар инде сүзсез көч белән җавабын да җиткереп баралар. Р.Сәгъди

Фикерләп йөрү Озак вакыт дәвамында фикерләү. Ризаэтдин Фәхретдин язганча, куркынычлы вә тәртипсез төшләр, көндез фикерләп йөргән нәрсәләр белән йокыда саташулар рәсүлулла хәдисендә «шайтан уйнавы» дип тәгъбир ителә. А.Тимергалин

Фикерләп карау Сынау, тикшерү, белү һ.б.ш. максатлар белән фикерләү. Падишаһчык уйлап, фикерләп карады. Г.Тукай. И угыл, ата-ана хакларын, әгәр дин йөзеннән күрмәсәң, бары гакылыңа алып фикерләп кара. К.Насыйри

Фикерләп кую Алдан фикерләү яки кинәт бер фикергә килү. Бармы икән әле адәми затлар арасында шул рәвешле зәгыйфь иманыбызга чиста сулыш өрүгә сәләтле дин әһеле, дип фикерләп куям. Сөембикә

Фикерләп тору Әле, хәзерге вакытта яки даими фикерләү. Кай заманда бу бакча вөҗүдкә килде, дип фикерләп торганда, бакчаның капкасы янында бер чишмә күрде. К.Насыйри. Дәфтәреңә истәлек языйм дип каләмемне алганнан соң, ни языйм дип, бераз фикерләп тордым. Татар әдипләре

Фикерләп утыру Әле, хәзерге вакытта фикерләү. Хәер, күңеленнән шулай фикерләп утырса да, Закирҗан белән очрашса аңа нәрсә дип әйтәчәген һаман белми иде әле ул. З.Хөснияр

Фикерли башлау Фикерләргә тотыну. Әйе, хәзер без яши башлаган «...беренче гасыр», «...беренче ел» күп яктан сискәндерә, игътибарыбызны уята, яңача фикерли башларга куша. М.Вәли-Барҗылы

Фикерли төшү Бераз фикерләү. Димәк ки, кайбер нәрсәләрне ачыклый, фикерли төшәргә, кайбер вакыйгаларны искә төшерергә тиешмен. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә