ФИКЕР и. гар. 1) филос. Чынбарлыкның аңдагы чагылышы. Материя – беренчел, ә фикер, аң, тойгы – бик югары үсеш продуктлары. М.Абдрахманов 2) Башка килгән уй, фикерләү нәтиҗәсе, фикерләү берәмлеге. Акыллы сүз, аек фикер, тормышның тирән тәҗрибәсен туплаган аксакаллар фикере бик кирәк хәзерге заманда! Татар әдипләре 3) Язмача яки телдән әйтергә теләгән төп, әһәмиятле сүз, мәгънәви эчтәлек. Альманахка кертелгән язучыларның төп җитешсезлеге – төп фикерне ахырга хәтле алып чыга алмау. М.Җәлил 4) Аң, белем, акыл, дөньяны күзаллау дәрәҗәсе. Бераз башында фикере барлары, мәктәпләрне, мәдрәсәләрне ислах кылу кирәк, дисәләр дә, фанатик муллалар, үзләренә иярткән юан корсак надан байлар илә һәмишә каршы төшәләр дә торалар. Ш.Мөхәммәдев. Үз фикерең белән йөр һәм үз фикереңә карап эш кыл. Г.Коләхмәтов 5) Исәп, ният, күздә тотылган идея. Бу фикеремне, бу планымны кабул итәчәкмесең? Ш.Мөхәммәдев. Үзенең дә күптән күңелен сызлаткан, их шушыларны әйтергә, дип йөргән фикерләре күп иде. Ф.Садриев 6) Нәтиҗә, карар, мөнәсәбәтне белдергән, бәяләмә биргән уй, чынбарлыкка мөнәсәбәтне чагылдырган караш. Бүген, яшьләрнең мәҗлесләреннән башлап, фикерем икегә аерылды. Г.Коләхмәтов. Кабан турындагы беренче хезмәтләрдә үк күлләр тезмәсенең Идел белән һичшиксез бәйле булуы турындагы фикер әйтелә. Р.Мостафин ◊ Фикер алышу Берәр мәсьәлә хакында киңәшләшү, төрле яклап тикшерү, төрле якның карашларын тыңлау. Фикер алышулардан соң закон проекты, кертелгән төзәтмә-өстәмәләрне искә алып, беренче укылышта кабул ителде. Сөембикә. Фикергә калу Аптырап, югалып калу. Өстәл янында бер карчык әллә ни фикергә калып утыра иде. Ш.Камал. Фикергә килү Берәр карарга килү, нәтиҗә ясау. – Уйлый торгач, мин, җеп очы Бояр бакчасында булырга тиеш, дигән фикергә килдем, – дип сөйләде малай, үзе дә сизмәстән, мыек үсәсе җирен сыпыргалап. А.Тимергалин . Фикергә төшү к. фикергә килү. Шәһәр халкы Галиәкбәр агайның ак яулык белән күзен бәйләп йөргәнен күреп, моның хакында төрле-төрле фикергә төштеләр. Ш.Мөхәммәдев. Фикергә чуму Озак уйлану, тирән уйга бирелү. Гүяки ул тирән бер фикергә чумды. Ш.Камал. Фикердән кайту Кире уйлау. Мин әле ул фикеремнән кайтканым юк. К.Нәҗми. Илсөяр бабасына булышырга тели, ләкин койрыкны ычкындыруга көймәнең каплануыннан куркып, бу фикереннән кире кайта. Г.Гобәй. Фикер җыю к. фикер туплау. Ул фикерләрне мин ун ел җыеп килдем. А.Шамов. Кеше турында читләр фикерен җыярга яратмаган Идрис Чәймилованың сүзләренә ныклы игътибар итмәгән иде. А.Гыйләҗев. Фикер иләгеннән уздыру Бик нык, төптән, җентекләп уйлау. Хәкимҗан бу сүзне фикер иләгеннән уздырып әйтте дә, ятып торган караватында калкынып, үз-үзенә көрсенеп куйды. Н.Хәсәнов. Фикер иясе Зур галим, тирән акыллы, укымышлы кеше. Хәтта Константин Эдуардович Циалковский кебек алдынгы фикер иясе дә, аерым атомнарда психика башлангычлары бар, дип уйлаган. Кызыклы психология. Ләкин ул [Ницше] – күпьяклы фикер иясе, аннан һәркем үзенә юаныч таба ала. Т.Әйди. Фикер каршылыгы Бер үк әйбер турында капма-каршы фикерләр җыелмасы; ихтилаф, конфликт. Заманында бу әсәр фикер каршылыклары тудырды. Ф.Галимуллин. Фикер килү Башка көтелмәгән идея килү, уй туу. Кинәт башыма гаҗәп бер фикер килде, һәм ул миңа моңарчы тоелмаган искиткеч көч бирде. Г.Нәбиуллин. Фикер төшү к. фикер килү. --- шул мизгелдә аның башына шук фикер төште. Т.Галиуллин. Фикер туплау 1) Төрле кешеләрнең яки үзеңнең фикерләрне бергә җыю. Аның тирәсенә киң җәмәгатьчелек фикерен туплауга көч куйдылар. М.Җәлил. Бу дәфтәрдә, – диде ул, – яза торган китабымның төп фикерләре тупланган. А.Шамов; 2) Берәр нәрсә турында уйлап карап, бер фикергә килергә тырышу. Аның эш кабинеты киң һәм иркен, ул, ниндидер карар кабул иткәнче, фикер туплап ишекле-түрле йөренергә ярата. Р.Мирхәйдәров. Фикер туу к. фикер килү. Беренче күрүдә кешегә карата ялган фикер туучан, ә тормыш кино түгел. Р.Мирхәйдәров |