ФИЗИОТЕРАПИ’Я и. гр. Физик чараларның (хәрәкәт, җылылык, яктылык, су, һава, электр, механик приборлар һ.б .ның) тере организмга йогынтысын өйрәнә торган клиник медицина бүлеге; аларны дәвалау һәм профилактика максаты белән куллану ысуллары. Магнитлар белән дәвалау методикасы, Курортология һәм физиотерапия үзәк фәнни-тикшеренү институтында врачларның белемен күтәрү буенча үзәк институтның физиотерапия кафедрасында югары бәя алды. Могҗизалар энциклопедиясе. Лимфостазны башлангыч чорында консерватив юл – дару, физиотерапия ысулы белән дә сихәтләп була икән. Сөембикә ФИЗКУЛЬТУ’РА и. рус 1) Тән тәрбиясе һәм шуңа бәйләнешле күнегүләр, спорт уеннары. Лагерьда ял итеп, Камада туйганчы су кереп, физкультура ярышларында бик актив катнашып, вакытның узганын да сизмибез. А.Расих 2) Тән тәрбиясе күнекмәләрен үзләштерүне максат итеп куйган дәрес. --- икебез дә физкультурадан сорап, бер сәгать алдан китәбез, яме! В.Нуруллин. Чыннан да, бу – алар мәктәбенең физкультура укытучысы, җәен-кышын мәктәпкә я чаңгы, я велосипед белән бара-кайта йөрүче Җәмил Камалов иде. А.Гыйләҗев ◊ Физкультура уйнау Тән тәрбиясе белән шөгыльләнү, күнегүләр ясау. Без монда физкультура уйнарга чыкмаган. Г.Нәбиуллин |