ФИЗИОЛО’ГИЯ и. гр. 1) Организмның функцияләре турындагы фән. Физиология фәнендә мускуллар гимнастикасы дигән төшенчә бар. С.Сөләйманова. Физиология кешенең физик һәм психологик резервлары барлыгына һәм аларның шактый зур булуына шикләнми. Могҗизалар энциклопедиясе

2) Шул функцияләр үзләре һәм алар белән идарә итә торган законнар. Лишайник катламындагы гөмбә һәм суүсемнең физиологиясе шулай ук мөстәкыйль яшәүче гөмбә һәм суүсемнәдән күп ягы белән аерыла. Биология. Һәр кешенең тумыштан ук үз физиологиясе, үзенчәлеге (геннардан ук бирелә), холкы, ягъни индивидуальлеге бар. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә