ФИ’ЗИКА и. гр. 1) Җансыз материя төзелешен һәм үзлекләрен, аның хәрәкәт формаларын, үзгәрешләрен, табигать күренешләрендәге гомуми закончалыкларны өйрәнә торган табигать фәннәренең берсе. Химия составларын һәм физика законнарын яхшы белергә кирәк бит. Ш.Камал

2) Уку-укыту предметы буларак шул фән. Математика, физика билгеләре – отлично. А.Әхмәт. Әйтергә кирәк, рус теленә бәйләнеше булмаган физика, математика кебек фәннәрдән минем эшләр әйбәт кенә бара. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә