ФИ’ЗИК II с. 1) Физика закончалыкларына буйсынган, шуның нигезендә барган. Аралның тагын бер табышмагы бар: бу диңгез, ниндидер сәбәпләр аркасында, Җир әйләнеше процессына бәйле булган физик законнарга буйсынмый. А.Муранов 2) Физика фәне өйрәнә торган күренешләргә караган. Физик һәм экономик карталардан тыш, политик карталар да бар. Чит илләрнең экономик географиясе 3) Тән төзелешенә, тышкы кыяфәткә, организмга бәйләнешле. Һәм физик, һәм мораль яктан чын мәгънәсендә матур һәм кешелекле кешеләрнең үрнәген без әкиятләрдә бик еш очратабыз. Г.Бәширов. Без шулкадәр нык кызып бәхәсләштек: бәхәснең азагы үртәшү, бер-беребезне хурлау, хәтта физик кимчелекләребезне әйтеп көлү белән бетте. А.Расих 4) Матди, материаль. Физик төзелеше ягыннан туфрак бик катлаулы полидисперс система булып санала. Җир һәм туфрак 5) Мускул көченә нигезләнгән, кул хезмәте белән эшләнгән. Буровойда эшләр өчен бик зур физик көч кирәк, анда эш бик авыр. А.Әхмәт. Соңгарак, кайсыдыр бер укытучының киңәше буенча, йокы алдыннан берәр физик эш эшләп керергә гадәтләнде: кар көрәде, утын ярды яки чаңгыда йөрде. Г.Гобәй 6) Тән сиземләвенә бәйләнгән. Шул хәл аның күңелендә физик газаплардан да катырак газаплар тудырды. К.Тинчурин 7) Җенси. Физик мөнәсәбәт. Физик якынлык |