ФИДИЯ и. гар. дини 1) иск. Үлгән кешенең гөнаһлары ярлыкансын өчен бирелә торган садака, мал, йолым. Кәҗәсен – фидиясенә, кара тавыгын – гүр садакасына, агын – үзен юган кешегә, бәйрәмнәрдә генә кия торган ак күлмәген үзен кәфенләүчегә бирергә, дип әллә кайчан әйтеп бетергән. Г.Ибраһимов. Фидиям дә, гүр садакам да шул булыр. Ә.Фәйзи

2) Нинди дә булса объектив сәбәп белән (төзәлми торган авыру, картлык һ.б.ш.) рамазан аенда ураза тота алмаган кеше түләргә тиешле садака. Ураза тота алмаган авырулар фидия садакасын һәр көн өчен 100 сум исәбеннән бирергә яки бер мохтаҗ кешене ашатырга тиеш. Кәеф ничек?

Фидия козгыны Бер җирдән бер җиргә фидиядән өлеш алу максаты белән генә йөрүче кеше. Миннән чыккан шәкертләр, менә болар кебек, фидия козгыннары булып кала торган булсалар, --- мин андый шәкертләрне мәдрәсәмдә асрамыйм да, укытмыйм да. Ш.Мәрҗани. Мин монда фидия козгыны булып килмәдем. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә