ФИДАКЯР с. гар. 1. Үз-үзен аямыйча, чын күңелдән бирелгән. Кабанның ихлас һәм фидакяр дуслары табылды, алар, шикаятьләр, матбугатта чыгыш ясаулар белән генә чикләнмичә, зур һәм мөһим эш башкардылар – мәсьәләне тамырдан хәл итү өчен җирлек әзерләделәр. Р.Мостафин. Тынычлык, халыклар дуслыгы хакына, аналарыбызның имин картлыгы, сабыйларның якты киләчәге, бүгенгенең фидакяр хезмәте хакына без, солдатлар, сафка басканбыз. Н.Хәсәнов 2. рәв. мәгъ. Үз-үзен аямыйча, бөтен көчен биреп. Аларның [халыкның] бәхете өчен әнә шулай фидакяр көрәшүе, тиңсез таланты Тукайны мәңге онытылмаслык бөек шагыйрь, көрәшче шагыйрь итте. Г.Бәширов 3. и. мәгъ. Башкалар өчен үз мәнфәгатьләреннән баш тартырга әзер кеше; фидаи кеше. Мәгәр үзен хөрмәт иткән җәмгыять шул фидакярләрдән башка газиз телебезне саклый, әдәбиятыбызны дөньякүләм югарылыкта күрсәтә алмавыбызны аңларга тиеш. Т.Галиуллин |