ФИДА’ КЫЛУ ф. к. фида итү. Мөселманнармы, кяферләрме – үзләрен әҗәл тырнагыннан алып калыр өчен фида кыл. К.Латыйп. Шушы мәктәпнең алга китеше өчен фида кылучылар – безнең ата-анабыз, туганыбыз Мөхлисә Бубый, абзыйның җәмәгате Нәсимә вә минем җәмәгатем Хөснефатыйма. Сөембикә |