ФИГЫЛЬ и. гар. 1) Эш, гамәл, хәрәкәт. Төлкенең сүзе илә фигыле арасында нинди мөнәсәбәт бар икән? Г.Тукай 2) Характер, холык, гадәт, үз-үзен тотыш. --- шәкертләргә дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы, вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Р.Фәхреддинов. Бу карт мөлаем, пөхтә кыяфәте, кечелекле фигыле, халкыбызның мәдәни казанышларын киңрәк күрергә-белергә омтылуы белән игътибарымны җәлеп итте. Т.Әйди 3) лингв. Предметның эшен, хәлен процесс рәвешендә белдерә, барлык-юклык, юнәлеш, дәрәҗә, наклонение, заман, зат-сан белән төрләнә торган сүз төркеме. Татар телендә фигыльләр лексик-семантик ысул белән ясалалар. Бу вакытта фигыльнең мәгънәсе киңәя барып, фигыль нигез фигыль белән үзенең лексик-семантик бәйләнешен тулысынча өзә, һәм, шулай итеп, яңа материаль лексик берәмлек – элекке фигыльнең омонимы барлыкка килә. Татар грамматикасы |