ФИГЪЛИЯТ и. гар. Эшләнгән эшләр, эш-гамәл, эшчәнлек. Бу тәҗрибә мөдһиш Иван, Петр I, Лука Канашевич һ.б. шыксыз һәм мәкерле шәхесләрнең канлы фигълиятләренә нигезләнде. Р.Әмирхан

Фигълияткә чыгару Тормышка ашыру, чынбарлыкка чыгару. Ул үзен яңа җылы калушны кигән кебек хис итте һәм дә, шул фикерен фигълияткә чыгарыр өчен, магазинга борылып керде. Г.Исхакый. Фигълияткә чыгу Тормышка ашу, гамәлгә куелу. Карчыкның якты уйларыннан бере фигълияткә чыгарга да тора иде инде – Гали исемле шома гына бер егетне алар йортка кертә иделәр. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә