ФИГУ’РАЛЫ с. 1. 1) Төрле формадагы, тышкы кыяфәте боргалап-сыргалап ясалган. Гади һәм фигуралы кисемнәрне, фасонына карап, я тискәре яктан каеп, я кисемнең кырыеннан ук, я бераз ара калдырып өстән каеп эшкәртәләр. Йорт эшләре. Сизрәгән терсәкләренә фигуралы ямау салдым әле мин аның – өрәңге яфрагы. Сөембикә 2) Зифа, матур гәүдәле. Мин – модалар йорты директоры, яңа киемнәрне киеп тамашачыга күрсәтерлек фигуралы кызлар җыям. Н.Гыйматдинова 3) Төрле хәрәкәт үрнәкләреннән торган. Тимераякта фигуралы шуучыларның күрсәтмә чыгышлары бара иде. Р.Вәлиев 2. рәв. мәгъ. Төрле фигуралар, хәрәкәт үрнәкләре ясап. Эштән кайтуга телевизорны кабызып җибәрде, анда фигуралы шуу икән. М.Мәһдиев. Ниләр генә кыланмады алар: ул борылышларны үтү, фигуралы йөрү дисеңме, арт белән гаражга керү дисеңме... Сөембикә |