ФИГУ’РА и. лат. 1) Сын, гәүдә, буй. Шулай да фигурасы, сыны бик күп татар хатыннарыныкы шикелле зәгыйфьләндерелгән булмавы, карашындагы вәкаре, причёскаланган чәче өстенә куелган калфагының үзенә килешеп торуы белән миндә яхшы хис калдырдылар. Ф.Әмирхан. Фигурасы да аның нәфис, сылу гына, кызларныкы кебек диярлек, әмма нечкә йөзе инде таушалган, күз әйләнәсенә дә, ияк тирәсенә дә вак кына җыерчыклар сызылып өлгергән. Ә.Еники

2) Скульптура, сын. Шулай да зуррак кисәкләрне кирпеч өйгән кебек өеп, солдатка охшаганрак бер фигура китереп чыгарды. К.Нәҗми. Ул, Казандагы опера театрының фойе залларындагы стеналарны гүзәл фигуралар белән бизәп, үз туган туфрагының күркәмлеген арттырды. А.Расих

3) Очкыч белән идарә иткәндә, биегәндә, тимераякта шуганда һ.б.ш.да башкарган хәрәкәт үрнәге. Ул, орчык кебек туры гына биеп бара-бара да, бераз чүгә төшеп, тезләрен бер-бер артлы күтәреп-күтәреп, үзенчә төрле фигуралар ясап бии. Г.Лотфи. Батыр йөрәкле бу яшь очучы [Дуглас Бейдер] тиз арада үзен бик түбән биеклекләрдә дә югары пилотаж фигуралары ясау остасы итеп таныта. Кызыклар дөньясында

4) кит. Сөйләмнең тәэсирен көчәйтә торган стилистик алым (инверсия, анафора һ.б.). Андагы күпчелек сүз-сурәтләр, стилистик фигуралар бүгенге сөйләм телебезнең дә төп байлыгын тәшкил итәләр. И.Надиров. Кайбер шигъри әсәрләрдә анафора стилистик фигура булып кына калмый, ә бөтен әсәрне төзүгә хезмәт итә. Әдәбият

5) Әдәби образ, герой. Әсәрдәге Азаматовлар бездә киң җәелгән фигуралардан икәне мәгълүм. Г.Ибраһимов. Март аенда уздырыла торган Нәүрүз бәйрәмнәрендә дә Кояш-тәңре – үзәк фигураларның берсе. Г.Гыйльманов

6) Билгесез яки тану мөмкин булмаган карамчыклар, силуэт, шәүләләр. Анда дүрт фигура күренә, алар утырганнар булырга кирәк, әнә берсе тәмәке дә кабызды. М.Гали

7) Зур дәрәҗәле, йогынтылы шәхес. Варев радист роле белән генә канәгатьләнеп кала торган кеше түгел, ул – бик зур фигура. З.Фәтхетдинов. Исламия җәмгыяте эшчәнлегендә үзәк фигуралар икәү: берсе мәхәлләнең имамы, икенчесе – мөтәвәллият рәисе. И.Надиров

8) Әйләнә-тирәлектә дикъкатьне аеруча тартып, башкалардан аерып алынган әйбер. Безнең игътибарыбызны җәлеп иткән нәрсә безнең өчен фигурага әйләнә, ә калган барлык нәрсәләр фон була. Кызыклы психология

9) Шахмат ташы. Шакир, бүлмәне куе төтен белән тутырып, тәмәкесен тарта-тарта фигураларга карап бераз уйлап тора да, кинәт шатранҗ тактасы өстенә бармагын суза. Г.Ибраһимов. Минем фигуралар арасыннан король янына үтеп кереп, --- хурлыклы рәвештә мат куйды. Г.Афзал

10) геом. Яссылыктагы яки пространстводагы йомык сызык белән чикләнгән өлеш (шар, квадрат, өчпочмак); күпнокталар, сызыклар, өслекләр һәм җисемнәр җыелмасы. Бераздан соң балыклар бу фигураларны аера башларлар һәм өчпочмак куйган чакта, хәтта җим бирмәсәң дә, аның янына килерләр, ә башка фигураларга бөтенләй илтифат итмәсләр. В.Сабунаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә