ФЕХТОВА’НИЕ и. нем. Шпага, рапира кебек салкын кораллар белән якыннан торып сугышу алымнары системасы һәм шул системага нигезләнгән спорт төре. Тәтеш атучылары, Казан фехтование осталары Татарстан спортын дөньякүләм аренага чыгарды! Казан утлары . Ул, хөкүмәт исеменнән, Казанның шахмат, фехтование, фигуралы шуу мәктәпләренә, ике сәламәтләндерү лагерена автобуслар бүләк итте. Татарстан яшьләре |