ФЕТР и. фр. 1. 1) Иң яхшы сортлы юка киез. Башында фетрдан тегелгән кара шапочка. Ә.Еники 2) Шул киездән тегелгән аяк киеме. Дускаев суеп каплагандай үзенә охшаган, аягына кечкенә ак фетр белән галошлар кигән. Ә.Еники. Өс-башы бөтен: әйбәт бүректән, соры каракүл якалы пальтодан, аягында – каймалы ак фетр. М.Хәсәнов 2. с. мәгъ. Шул киездән тегелгән. Аягымда фетр итек, кем эшләгән ак итеп? Ш.Маннур. --- таза-сау егетнең ялтыравык туфли, шәп яшькелт костюм, --- башына фетр эшләпә чәпеп, тәмам купшы кыяфәттә купега килеп керүен өнәмәделәр. Т.Әйди |