ФЕТНӘЧЕ и. 1. 1) Фетнә оештыручы, фетнәдә катнашучы кеше. 1919 елның 14 нче марты көнне ак фетнәчеләр тарафыннан вәхшиләрчә үтерелгән Сәхәбәев Вәҗи, Күкрәков Хәбибрахман һәм башка коммунистларның батырлыгына тирән ихтирам белән багышлыйм. Ю.Әминов. Монастырь исә теләсә нинди фетнәчеләргә, шивәчеләргә каршы көрәшү өчен форпост булып хезмәт иткән. З.Фәтхетдинов 2) күч. Җәнҗал куптарырга һәвәс, тавыш-гаугалы кеше 2. с. мәгъ. 1) Фетнә оештыручы, фетнәдә катнашучы. Казан тирәсендәге күп татарлар фетнәче башкортларга кушылдылар. Һ.Атласи. Рәсәй тарихында нинди генә чуалыш килеп чыкмасын, анда татар катнашмый калмый. Юк, фетнәче халык булганы өчен түгел, бу – шул чуалышта иреккә омтылыш ясау формасы. Т.Миңнуллин 2) Җәнҗаллы, тавыш-гаугалы. Я, сиңа нинди җәза бирим, фетнәче карчык? М.Җәлил |