ФЕТНӘ и. гар. 1. 1) Хакимияткә каршы оештырылган яшерен кораллы чыгыш, стихияле чуалышлар, башбаштаклык, бунт. Әлбәттә инде, һәрбер феодаль дәүләттәге кебек үк, Казан ханлыгында хезмәт халкын аяусыз изү дә, авыр салымнар да, фетнә, чуалышлар да булган. Р.Мостафин

2) Коткы, низаг, тавыш-гауга, җәнҗал. Һәр фетнәнең башысың, Иблиснең юлдашчысың, милләт башын ашыйсың, хәрәм корсак тидия! Г.Тукай

3) Ара бозучы, җәнҗал чыгаручы, коткы таратучы кеше. Өязгә чыкмага боера аларга Халык арасидан фетнә табарга. Бәет. Монда кайтып ил казасы, фетнә булган Мостафа. Г.Тукай

4) Җиңелчә ачуланып әйтелгән сүз. Ах, фетнә, бу да винтовка тоткан бит. Ш.Усманов. Шушы кечкенә генә фетнә шулкадәр тавыш чыгара аламы, дип, тычканга куян гаҗәпләнеп караган. А.Алиш

2. с. мәгъ. Ара боза торган, коткы таратучан. Фетнә сүз сөйләү

Фетнә борчасы к. фетнә ( 3 – 4 мәгъ.). Кем өйрәтте коткы таратырга, фетнә борчасы?! К.Нәҗми. Фетнә җиле Һәртөрле чуалышлар, хакимияткә каршы хәрәкәтләр таралып китәрлек алшартларның булуы, шул хәрәкәттә бер-берсеннән үрнәк алу. Фетнә җиле анда да исеп тора, Бәйсез илләр гөмбәдәй үсеп тора. Ә.Исхак. Фетнә кубу Фетнә башланып китү, фетнә күтәрелү. Әллә аэропортны диңгез уптымы? Монда да бер фетнә әллә куптымы? Ә.Исхак. Фетнә салу Котырту, коткы тарату. Бер эш кыйлмый, күзен челт-челт йомып, фетнә салып илгә, белер-белмәс көенчә көне-төне сүзләүчеләр күрдек. М.Гафури. Фетнә салып йөргән шайтаннарны советларга тотып китер син! Ш.Бабич



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә