ФЕТИШИЗМ и. фр. 1) Фетишлар, изге әйберләр культы; потпәрәстлек. Борынгы мифологик күзаллаулар нигезендә анимизм, тотемизм һәм фетишизм тәгълиматлары ята. Г.Гыйльманов. Тотемизм психологиясе фетишизм психологиясе белән, ягъни аерым нәрсәләрне, гадәттә җансыз әйберләрне олылау белән тыгыз бәйләнгән була. Фетишизм – күпчелек диннәрнең иң гомуми һәм даими элементы ул. Кызыклы психология 2) күч. Сукырларча ышану, иярү. Кием фетишизмы башлану 3) Җитештерү мөнәсәбәтләрен матдиләштерү. Товар фетишизмы |