ФЕ’РМА I и. фр. 1) Терлек яки кош-кортны аерым туплап үстерү, үрчетү урыны . Тимергали агай, ферма сарыкларыннан алган йоннан ун пар киез итек бастырып, берничә кыска тун тектерде. Г.Бәширов 2) Шәхси яки иҗарәгә бирелгән җир өлешендәге аерым хуҗалык кәсәбәсе (предприятиесе). Эре фермаларда ялланган эшчеләр эшли, алар бөтен авыл халкының 70% чамасын тәшкил итәләр ---. Чит илләрнең экономик географиясе |