ФЕОДАЛИЗМ и. лат. Җиргә, җитештерү средстволарына тулысынча хуҗа булуга, үз хуҗалыгы булган крестьяннарны шәхси крепостной бәйлелектә тотуга нигезләнгән, колбиләүчелек белән капитализм арасындагы иҗтимагый-икътисади формация. Ул үз гомерендә өч революция, ике империалистик һәм бер гражданнар сугышы күрде: ярымфеодализм нигезендә корылган татар капиталистик җәмгыятендә һәм Бөек Октябрь социалистик төзелеш шартларында яшәде. М.Гали. Кыргызстан исә феодализмнан туп-туры социализмга күчеп ята. Т.Әйди ◊ Феодализм калдыгы Феодализм чорыннан калган артталык. Ул тәнкыйть иткән, ул мәйданга куйган феодализм калдыгы кешеләре генә түгел, аларның турыдан-туры варислары, сәүдә капиталы буржуасы акрын-акрын мәйданнан югалдылар. Ф. Сәйфи-Казанлы |