ФЕ’НИКС и. гр. Борынгы грек мифологиясендә, картаеп, үлеме якынлашкач, оясында үзен-үзе яндырып, көленнән яңадан яшәреп барлыкка килү сәләтенә ия булган үлемсез әкият кошы, мәңгелек яңару символы. Аллаларны һәм аллалаштырылган затларны үлемсез итеп олылаганда, кешеләр кошларны да онытмаганнар, борынгы Мисырда үлемсез Феникс турындагы әкият туган... Калган көлдән күбәләк корты чыга, өч көннән соң, ул тагын феникска әверелә. Могҗизалар энциклопедиясе |