ФЕМИ’ДА и. гр. 1) Борынгы грек мифологиясендә бер кулына үлчәү, икенчесенә кылыч тоткан, риясызлык символы буларак күзе томалап бәйләнгән гадел хөкем алиһәсе. Дөреслек алиһәсе Фемиданы монда утыртып булмый инде. Әйдә, күк йөзеннән генә безгә дөрес юл күрсәтеп, үзенең нурын чәчеп торсын. Ф.Әһлиуллина 2) күч. Суд, суд эшчәнлеге |