ФЕЛЬДФЕ’БЕЛЬ и. нем. хәрби Кайбер армияләрдә эчке тәртип һәм хуҗалык эшләрендә рота командирына ярдәм итүче хәрби кеше; өлкән унтер-офицер дәрәҗәсе. Фельдфебель аларның аякларына күз кырыен гына төшерде дә, ул турыда сүзне озайтмыйча, землянкадагы солдатларны окопка куа башлады. М.Гали. Аңына килгәч, урысча белә торган дошман фельдфебеле аннан сорау ала башлады. Т.Әйди |