ФЕЙХОА и. порт. бот. Миртчалар семьялыгыннан уртасы ал, читләре ак төстәге чәчәкле, озынча яисә түгәрәк формадагы кара яшел җимешле мәңгеяшел тропик куак яки агач; шул үсемлекнең җимеше. Әнә субтропик киңлекләрдә генә үсә торган гаҗәеп фейхоа. Ф.Мортазин. Бер килограмм фейхоада 50 – 80 миллиграмм йод бар. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә