ФЕЙЕРВЕ’РКЕР и. нем. хәрби Иске рус армиясендә артиллерия составындагы кече командир – унтер-офицер дәрәҗәсе. Германия гаскәрендә фейерверкер булып хезмәт иткән немец Беран батарея командирлыгына билгеләнде. Ш.Усманов. Дивизия начальнигы итеп, Казанда Кораллы октябрь күтәрелешендә актив катнашкан, иске армиянең элеккеге фейерверкеры Якуп Чанышев, ә комиссар итеп шулай ук талантлы шәхес – Абдулла Рәҗәпов билгеләнә. Д.Шәрәфетдинов |