ФЕЙЕРВЕРК и. нем. 1) Тиз кабынып китүчән махсус катнашмаларны яндырудан барлыкка килә, көлтә-көлтә булып һавага атыла торган төрле төстәге утлар бәйләме, бәйрәм салюты. Мондый хәлләр кабатланмасын өчен нәрсәләр генә эшләмиләр: һавага аталар, шартлаталар, фейерверклар, хәтта химик матдәләр кулланалар. Кызыклар дөньясында 2) күч. Кызыклы хәлләрнең, бай вакыйгаларның бер-бер артлы тиз баруы, тормышта кинәт барлыкка килгән үзгәрешләр. Ә сезнең – көн дә бәйрәм, көн дә туй, тормыш түгел, тоташ фейерверк. Р.Вәлиев |