ФЕДЕРА’ЦИЯ и. лат. 1) Дәүләт хакимиятендә федераль органнары, бердәм гражданлык, уртак аралашу теле, уртак акча берәмлеге булган сәяси һәм икътисади мөстәкыйльлеккә ия субъектларның берлегеннән гыйбарәт, күпмилләтле илләргә хас дәүләт төзелеше формасы. Ленинның федерация идеясен эзлекле рәвештә тормышка ашырасы урынга, бер төрле булмаган берәмлекләрнең күп баскычлы структурасы төзелде. Т.Миңнуллин. Федерация советы әгъзаларының кимендә биштән берсе, мәгълүм ки, Россия төбәкләре исеменнән эш итәләр. Фәнни Татарстан 2) Аерым бер мөстәкыйльлеккә ия булган җәмгыятьләр, иҗтимагый оешмалар союзы . Бүген билбау көрәше буенча илледән артык илдә федерация төзелгән. А.Гафиятов. Ул [Мөхәммәтҗанов] Татарстан АССР баскетбол федерациясендә ярышлар үткәрүдә катнаша, судьяларның семинарларын уздыра ---. Казан утлары |