ФЕДЕРАЛЬЛӘШТЕРҮ и. Федерация принципларына нигезләнгән дәүләт төзү, тигез хокуклы федерация субъектлары төзеп, аларны бердәм сәясәт алып бара торган федераль үзәккә берләштерү процессы. Россия Федерациясендә хакимиятне кискен үзәкләштерү процессы күзгә ташлана, федерация субъектларының хокукларын бетерү яки чикләү максаты белән, бу хокукларга каршы тоташ һөҗүм алып барыла, моның исә, башка төрле зыяннар китерүдән тыш, реаль федеральләштерүнең соңгы ун елда күренә башлаган үсентеләрен юкка чыгаруы мөмкин. Фәнни Татарстан |