ФЕДЕРАЛЬ с. 1) Федерациягә караган, аның составында булган. Федераль субъект 2) Федератив дәүләт идарәсенә караган; дәүләт дәрәҗәсендәге. Тик, ничек кенә тарткаласаң да, бюджет артмый, киресенчә, федераль хакимият басымы астында елдан-ел юкара, кечерәя генә бара. М.Авзалова. Нәзарәт соңгы елларда Федераль үзәкнең эшлексезлеге һәм Дагстандагы хәлләргә битарафлыгының бүгенге низагка китерүен белдерүне үзенең бурычы дип саный. Сөембикә 3) Турыдан-туры федерация үзәгенә буйсынган. Район үзәге Иртыш елгасының сул ярында урнашып, сазлык белән әйләндереп алынган, ә каты япмалы федераль юл елганың уң ягы буйлап сузылган. И.Кашфразыев . Идел буе Федераль университетының үзәге Казанда урнашкан, Татарстанның берничә уку йорты исә Федераль университет составына кергән. Кызыл таң |