ФЕДЕРАЛИЗМ и. фр. 1) Федерация принципларына нигезләнгән дәүләт төзелеше . Милләт, этнос, милли мөнәсәбәтләр, федерализм проблемалары да Татарстанның зур гына төркем авторларын җәлеп итте. К.Гыйззәтов. Федерация субъектларының чагыштырмача мөстәкыйльлеге федерализмның демократик асылының бик әһәмиятле билгеләреннән берсе булып тора. Фәнни Татарстан 2) Шундый төзелеш урнаштырырга теләгән, шул карашны яклаган сәяси агым |