ФӘҺЕМЛЕ с. 1) Аңлы, зиһенле, зирәк, тиз төшенүчән; акыллы. Һәр яңалыкны үзләштерүдә кабилиятле, какшалмаган фәһемле яшьләр өчен тарала торган матбугатта бу акрынлык кичерерлек түгелдер. Ф.Бурнаш. Бик тә фәһемле, галәмәт тә зирәк бер хатын белән эшләргә туры килгән иде заманында. Ф.Баттал 2) Акыл бирерлек, тәҗрибә тупларлык, мәгънәле. --- роман һәм повестьлар гыйбрәтле, файдалы, җанга ятышлы булсын, тарихи гадел, акыллы һәм фәһемле булсын, дип таләп итәләр. Г.Ахунов |