ФӘҺЕМЛӘ’Ү ф. 1) Уйлау, фикерләү, фикер йөртү. Бу эшне Бәхтияровка гына йөкләргәме икән әллә, дип тә фәһемләгән иде, үзе тикшерүне артыграк күрде. М.Насыйбуллин 2) Аңлау, төшенү, белү. Кеше ни әйтә, әүвәл яхшы тыңлап, аның сөален фәһемләмәк кирәк, сөален фәһемләмәсәң дә, мәгъкуль җавап бирмәк кирәк. К.Насыйри Фәһемләп кую Кинәт фәһемләү, аңлап алу. Шуңа да фәһемләп куйдым, бу егетнең башында бүтән планнармы әллә, дим. Казан утлары Фәһемли бару Торган саен ныграк, күбрәк фәһемләү; һәрберсен, ишеткән, әйткән берсен фәһемләү Фәһемли башлау Фәһемләргә керешү. Аннары, бездән күреп, алар да игенчелек, яшелчәчелекне күбрәк фәһемли башладылар... Т.Әйди Фәһемли төшү Бераз фәһемләү |