ФӘҺЕМ и. гар. 1) Аң, зиһен, акыл, зирәклек. Фәһме артсун, хәтре рушан улсын. Кол Гали. Батарсың син, сине ул төпкә тартыр, Бу – чын сүз; тыңладыйсәң, фәһмең артыр. Г.Тукай 2) Аңлау, төшенү дәрәҗәсе. Әл Кадиринең кадре төшмәк әлмисактан кадир. Гаклына, фәһменә истибдатлы хиссият мөдир. Ш.Бабич ◊ Фәһем алу Сабак алу, белем, тәҗрибә туплау. Үсә төшкәч, мин язганны укырсың да фәһем алырсың. М.Кәрим. Фәһем җыю Аңны бер юнәлешкә юнәлтү, акылны туплау. Кыяметдин иптәш, менә яшь белгеч, фәһем җыеп, авылыбызга кайтты. Г.Ахунов |