ФӘХЕШ и. гар. 1. Бозыклык, бозык эш, уйнаш, зина. Килешмидер Коръән уку, тәсбих әйтү фәхеш, вәхшәт берлән тулган ханәдә. Г.Тукай
2. с. мәгъ. Шул сыйфатларга ия булган. Төн эчендә, күпме акча түгеп, Күбегез ята фәхеш кызлар үбеп. Г.Сәгыйров