ФӘҮКЫЛЬГАДӘ с. гар. 1. Гадәттән тыш, искиткеч. Боларның тәрбиясе фәүкыльгадә бер эш көткән. М.Гафури. Икенче көнне үк инде бу фәүкыльгадә вакыйганы бөтен таныш-белешләре исләре китеп сөйләячәкләр. Ә.Еники 2. рәв. мәгъ. Гадәттән тыш, гаҗәп. Кан елый күп чакта, фәүкыльгадә тордым, дип кеше. Г.Тукай |