ФӘС и. 1) Мароккодагы Фас шәһәре исеменнән алынган: мөселман илләрендә киелә торган, киселгән конуссыман формалы, гадәттә кызыл төстәге, чуклы милли баш киеме. Биниһая зур башлы гөмбәз кадәр, ни сәбәптәндер башында фәс тә бар. Г.Тукай

2) гади сөйл. Патша Россиясендә җитештерелгән рус аракысының шешә башы кызыл сургуч белән томаланган булудан аны фәсле төрек кешесенә охшатып әйтү. Бу шатлыктан «төрек малае»ның «фәс»ен сугып очырмыйча ярамый. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә