ФӘРЕШТӘ и. фар. 1) дини Аллаһ белән кеше арасында арадашлык иткән һәм нурдан яратылган рухи барлык, зат. Әрекмән – кәбестә, адәм фәрештә булмас. Әйтем. Кабер очында, ниндидер бер фәрештәнең Әсмабикә әби белән сөйләшергә килүен ишетер өчен, Яхъя карт ялгыз үзе генә утырып калды. Ә.Еники 2) күч. Үз-үзен тотышы, кылган гамәлләре белән фәрештәне ( 1 мәгъ.) хәтерләтерлек игелекле зат; гөнаһсыз кеше. Газига да, эш урынында гел халат белән күренгәнгәме, Фәрештә дигән кушамат тактылар. М.Хәсәнов. Һәм [Мәрьям апай] япь-яшь килеш имансыз көчләргә каршы чыккан, бөтен авыл халкын яклаган, ә бәлки кемнәрнедер һәлакәттән дә саклап калган фәрештә. Р.Фәизов 3) күч. Рухи матурлык, гүзәллек, илаһилыкны гәүдәләндергән зат. Җир фәрештәсенә тиң затка дәгъва кылырлык хокук бирәләр. Ф.Латыйфи. Моңлан әйдә, моңнар фәрештәсе, Искә төшер иске хәлләрне. Т.Ченәкәй 4) фәрештәм, фәрештәкәй Иркәләп эндәшү сүзе. Нигә бүген элеккечә елмаймыйсың син, күктән иңгән фәрештәм? З.Мәхмүди |