ФӘРД и. гар. иск. 1) Бер, бер бөртек; ялгыз, аерым 2) Аерым зат, шәхес, берәү, индивид. Милли вөҗдан – --- милләтнең һәр фәрденең күтәрелү һәм төшүенә үз күтәрелү вә төшүенә мөсави итеп хис итүдән вә шулай хис итүгә тырышудан гыйбарәттер. Г.Шәрәф 3) лингв. Берәмлек. Эчтәлекләре ягыннан мәкаль вә әйтемнәргә яки канатлы сүзләргә тартым булган фәрдләргә афористик яңгыраш типик күренеш санала. Ә.Синугыл-Куганаклы |