ФӘННИ-ПОПУЛЯР с. гар.-лат. Һәм фәнни, һәм популяр; фәнгә бәйләнешле фикерләрне гади, һәркемгә аңлаешлы итеп шәрехләгән. Б.Солтанбековның «Гудериан Казанда» дигән фәнни-популяр очеркыннан күренгәнчә, Гудериан Казан мәктәбенә немец офицерлары-курсантларын әзерләүне тикшерү өчен генә килгәндер кебек. Д.Шәрәфетдинов. «Сөембикә» китабы иҗат ителгән чорда әдәби телебезнең фәнни-популяр стиле әле тәмам оешып, утырып җитмәгән иде. М.Госманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә