ФӘННИЛЕК и. Фәнни нигезләнгәнлек, фәнгә нигезләнгән булу. Мәгълүм булганча, XIX йөзнең икенче яртысында, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйри һ.б. тырышлыгы нәтиҗәсендә, татар тарихи белеме фәннилек нигезендә оеша. М.Госманов. Әмма шуны бер төзек, фәннилеккә дәгъва иткән хәлгә китерү шактый четерекле эш булып чыкты. Ф.Галимуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә