ФӘНА и. гар. иск. 1. 1) Фанилык. Гакылыма шул килде ки, бу фәна милкемнән китмәс борын сиңа берничә нәсыйхәт бирсәм кирәк ки, дәүләт вә сәгадәт юлына сиңа җитәкче булсын. К.Насыйри

2) Югалу, юк булу, юкка чыгу, бетү, һәлакәт. Гыйшыклык бер кадәхтер ки, эчендә фәна уты янар: ул һәлак булыр. К.Насыйри

2. с. мәгъ. 1) Фани, бетә торган. Зур җаным сөйми җиһанны, чөнки бар дөнья фәна. Г.Тукай

2) Начар. Фәна вә яман гадәтләргә өйрәнүдән яшь вакытта бик сакланырга тиеш икән, начарлыгын белсәң дә, гадәтләнгән нәрсәне ташлавы бик читендер. Ф.Кәрими. Урлыйбыз, ди, җан фида, ди барсы да, юкса шунсыз эш фәна, тормыш җөда. Ш.Бабич



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә