ФӘН и. гар. 1) Өйрәнү, танып белү, тәҗрибә юлы белән табигать, җәмгыять, фикерләү үсеше законнарын тикшерү, системага салу, яңа белем синтезлауга һ.б. юнәлгән эшчәнлек төре; аның аерым тармаклары. Саба үзәк шифаханәсендә педиатр булып башлый да фәнгә кереп китә ул. Кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. Т.Нәҗмиев 2) Мәктәп, уку йорты программасына нигезләнеп укытыла торган аерым гыйлем тармагына караган предмет. Син бик тырыш күренәсең, җиденчедә укыганда сигезенчедә үтелә торган фәннәрдән дә кайберсе белән шөгыльләнерсең, шулай итеп, әгәр булдыра алсаң, җәйгә кадәр, бәлки, сигезенче классны да тәмамлап чыгарсың. А.Расих ◊ Фән әһеле к. фән иясе. Кайчандыр фән әһелләре халык арасында иң яхшы тәэмин ителгән катлаудан санала иде. Ә.Еники. Фән иясе Галим, укымышлы, фән белән шөгыльләнүче кеше; фән әһеле. Фән кандидаты (докторы) Нинди дә булса фән тармагы буенча кандидатлык (докторлык) диссертацияләре яклап, шундый гыйльми дәрәҗә алган кеше. Картның ике улы, ике кызы бар, һәммәсе дә мөхтәрәм кешеләр, икесе – фәннәр кандидаты... Р.Мостафин |