ФӘЛСӘФӘ’ ТАШЫ и. кит. 1) Алхимикларның уйлавына күрә, гади металлны алтынга әйләндерергә сәләтле хыялый матдә, тылсымлы таш 2) күч. Даос фәлсәфәсендә рухи дөньяда гына хәзинә табарга омтылу, тормышның вак-төяк мәшәкатьләреннән аерылып, бар булганына риза булып, фәлсәфи камиллеккә ирешергә омтылудан гыйбарәт яшәеш принциплары . Даос фәлсәфәсендә үлемсезлек турында Дань тәгълиматы бар, ул фәлсәфә ташы дип атала. Р.Батулла. --- шомарып беткән таш кисәкләре генә түгел, ә бәлки чынбарлыкны аңларга омтылу символы, фәлсәфә ташы, кешенең үзенең зурлыгын аңларга, үз урынын табарга омтылу чарасы да. Р.Фәйзуллин |