ФӘЛСӘФӘ и. гар. 1) Философия. Менә шушы телдән аралашу барышының теге яки бу өлешен өйрәнү ягыннан фәлсәфә, логика, лингвистика, психология фәннәре бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәттә торалар. Татар грамматикасы 2) күч. Фикерләү, уйлау, нәтиҗәләр ясауга нигезләнгән карашлар җыелмасы. Бу хәзинәгә халык үзенең ничә мең еллар буенча тупланган тормыш тәҗрибәсен, яшәеш турындагы фәлсәфәсен, үзенең иҗатын, гореф-гадәтен --- ышанып тапшырган. Г.Бәширов. Халкыбызның җырларын тикшереп карасаң, искитәрлек фәлсәфә һәм табигать белән бердәмлек. М.Мәһдиев ◊ Фәлсәфә кору 1) Төрлечә уйлап, нәтиҗәләр ясап фикер йөртү. Мин үземчә шулай мәсьәләнең һәр ягын исәпкә алып, төрлечә фәлсәфә корып, бу фәлсәфәмнең әле бу, әле теге ягын тикшереп ятам. А.Расих. --- фәлсәфә корырга, фикер үткерлеген чарларга омтыла торган төпле кеше икәнлеге беленде. М.Маликова; 2) к. фәлсәфә сату. Дасаев хәтта кемнеңдер Морис Бежар балеты турында фәлсәфә коруын да ишетеп алды. Р.Мирхәйдәров. Фәлсәфә сату Акыл сату, буш сүз сөйләү. Саталар фәлсәфә анлар, оралар дәм дә хикмәттән, аяк астында базны күрмиләр шул хәлдә гафләттән. Г.Тукай |