ФӘЛӘН-ТӨГӘН а. сөйл. 1) Әһәмияте булмаган вак-төяк эшләр, күренешләр, нәрсәләр; теге-бу, ул-бу, юк-бар, шуның ише. Дөрес, кышын дым тарта, өе салкын була, фәлән-төгән дип, кайберәүләр кул да селтәде аңа. Р.Вәлиев

2) Ачулану, тиргәү сүзләрен алмаштырып кулланыла. Эшне бик төптән кузгатмыйк инде, син – фәлән, син – төгән, дип кычкырмыйк, югарыда әйткәнчә, хәйран булып кына калыйк инде. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә