ФӘЛӘН а. 1) Шул, теге, шундый алмашлыклары урынына аныксызлык, билгесезлек төсмере белән әйтелә. Докладмы анда, политинформацияме, фәләнме – аңа гына бир. Г.Бәширов. Ә бит, мамык яхшырак үссен дип, ул җирләрне фәлән дистә еллар дәвамында пестицид, нитрат, нитритлар белән дыңгычладылар. Татарстан яшьләре 2) Парлы сүзнең икенче компоненты булып килеп, җыелмалылык төсмере белән «шуның ише, шуңа охшаш әйберләр» дигән мәгънәне белдерә; мазар, кара. Мин тәмам гиздем җиһанны, кайда, кайда йөрмәдем, тик шул алтыннан бәла, шайтан-фәлән һич күрмәдем. Г.Тукай |