ФӘЛӘК и. гар. 1) Йолдызлары белән бергә күк гөмбәзе (астрологиядә кеше язмышын билгеләү белән бәйле). Фәләк – күкне борып, йолдыз йөреткән. Котб. --- аңар күрә үземне бик түбән саныйм, аның урны фәләкләрдә, гарештә, дим. Г.Тукай

2) күч. Бәхет, язмыш, тәкъдир. Алга сәвекъ ит сахибеңне, бул чыдаулы таш кеби, и фәләкнең төрле-төрле зольменә күнгән күңел! Г.Тукай. Көтмәгәндә кайгы салды безгә кадәр бу каһәр фәләк. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә