ФӘКЫЙҺ и. гар. Фикъһ белгече, ислам шәригатен өйрәнүче илаһиятчы. Хокукчы вә фәкыйһ кешесе буларак, әйт әле, әмир Хаҗи урманнарында качкыннар күбәеп киткән икән, атакайлары кем, белмәдеңме? М.Хәбибуллин. Алмас, аңарга [Багдад хәлифәсенә] илчеләр җибәреп, үз илендә ислам тәртипләрен урнаштыруда ярдәм итү һәм болгарларга мөселман динен өйрәтү өчен, үзенә фәкыйһ – шәригать хокукларын яхшы белүче кеше җибәрүне үтенгән. Р.Фәхретдинов |