ФӘКЫЙРЬ-ФӨКАРА җый. и. гар. Фәкыйрьләр, мохтаҗлар, ярлы-ябага. Аннан соң, Коръән укып тәмам булгач, хәленә күрә акча өләшәләр: шунда кабер тирәсендәге кешеләргә, фәкыйрь-фөкарага. К.Насыйри. Увельканың агымга түбән өлешендә ике ярда да вак алачыклар тезелеп киткән, анда күпчелеге татарлардан торган фәкыйрь-фөкара яши. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә