ФӘКЫЙРЬЛӘНҮ ф. Фәкыйрь хәлгә төшү. Күрәмсез, нинди беткән һәм арыкланган, фәкыйрьләнгән. Г.Тукай. Көнбатышта фәннең, техниканың, мәдәниятнең үсүе, аныңча Шәрыкның бик нык таралуына, фәкыйрьләнүенә китерде. М.Мәһдиев Фәкыйрьләнә бару Көннән-көн ныграк фәкыйрьләнү. Мәрхүм: «Көзге төн, мин йоклый алмыйм, Куркусыннан ил елый», – дип язган иде. Чыннан да, улым, халык елдан-ел бөлгенлеккә төшеп, елдан-ел фәкыйрьләнә бара. Т.Гыйззәт. Иң бай илдә яшәп, иләте дә фәкыйрьләнә бара нигәдер. Г.Морат Фәкыйрьләнә башлау Фәкыйрьлекнең беренче билгеләре күренү Фәкыйрьләнә төшү Тагын да фәкыйрьләнү; бераз фәкыйрьләнү Фәкыйрьләнеп бетү Тәмам, бөтенләй фәкыйрь хәлгә төшү, бик нык фәкыйрьләнү. Адәм баласы түгел, эт тә йөри алмас пычрак төн. Бер тракторчы фәкыйрьләнеп беткән калтырча «Белорус»енда көчкә начилы өенә кайтып бара. Р.Гаффар Фәкыйрьләнеп калу Ниндидер сәбәпләрдән, шулар тәэсире белән фәкыйрьләнү. Бәгъзы кешеләр --- фәкыйрьләнеп калалар. Г.Тукай. Син алай юмартланма, барыбер бәяләмәсләр, үзең генә фәкыйрьләнеп калырсың. Х.Камалов Фәкыйрьләнеп китү Кинәт фәкыйрьләнү; бераз фәкыйрьләнү. Тел байлыгым фәкыйрьләнеп киткән кебек тоелса, Фатих Хөсни белән Мөхәммәт Мәһдиевкә тотынам. Казан утлары |